Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Коронавирус

Әлмәт район үзәк хастаханәсендә пенсионерларга коронавирустан вакцинация ясаган өчен "Рәхмәт купоннары" бирәләр

Купон вакцинацияләүнең һәр этабыннан соң бирелә.

Әлмәттә пенсионерларга коронавирустан вакцинация ясаган өчен «Рәхмәт купоннары» бирелә. Әйтик, һәр прививкадан соң 60 яшьтән өлкәнрәк әлмәтлеләрнең күңелле бонуслар алу мөмкинлеге бар. Купонда күрсәтелгән чаралар COVID-19 вакцинациясеннән соң бер ай дәвамында гамәлдә.

Бүләкләр арасында шәһәр транспортында 10 тапкыр бушка йөрү, аяклар өчен массаж кәнәфиендә сеанс, кислород коктейле, галокамерага бару, спорт комплексына абонементка ташлама, фильм, пицца, шәһәр паркында аттракционнарның берсендә булу, музейга яки галереяга бару мөмкинлеге бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса