Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Коронавирус

Әлмәт ковид-госпитале үз көчен арттырырга әзер

Бүгенге көндә Әлмәтнең ковид-госпиталендә авыр пациентлар дәвалана.

Бу хакта Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов туры эфир вакытында әйтеп узды.

«Бүгенге көндә Әлмәтнең ковид-госпиталендә 128 кеше эшли. Вакытлыча йогышлы авырулар госпитале базасында барлыгы 190 койкага кадәр җәелергә мөмкин. Өстәвенә, өченче мәйданчык бар — тире-венерология диспансеры бинасы. Әмма әлегә бу этапта мондый ихтыяҗ юк", - дип билгеләде шәһәр башлыгы.

Аның сүзләренә караганда, Әлмәт районында коронавирус йогышы белән бәйле вәзгыять буенча чикләүләр кертү өчен сәбәпләр юк. Әмма табиблар, Мәскәүдәге вәзгыятьнең ничек үзгәрүен күзәтеп, оператив әзерлектә торалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса