Бүгенге көнгә республикада коронавирустан барлыгы 364 үлем очрагы теркәлгән
Татарстанда коронавирус инфекциясеннән тагын дүрт үлем очрагы теркәлгән.
Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр итүенчә, 1931, 1942, 1955 елда туган өч хатын-кыз һәм 1946 елда туган ир-ат вафат булган.
«Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән. Вирус идентификацияләнгән», диелә бу хәбәрдә.