Татарстанда коронавирус белән авыруның 51 очрагы ачыкланган.
Узган тәүлектә коронавирусның яңа 51 очрагы ачыкланган. 25 кеше хастаханәгә урнаштырылган, 26 кеше өйдә дәвалана.
5 мартка Татарстанда 18 235 кешегә коронавирус диагнозы куелган. Коронавирус диагнозы куела башлаганнан бирле 14 937 (+95) кеше терелгән.
89 223 кеше вакцинацияләнгән. 20 564 кеше 2 нче дозаны алган.
53 вакцинацияләү пункты эшли.
Вакцинациягә РФның Дәүләт хезмәтләре порталы, ТР Дәүләт хезмәтләре порталы ярдәмендә, 122 номерына шалтыратып, күп функцияле үзәкләргә мөрәҗәгать итеп һәм хастаханәләргә шалтыратып язылырга мөмкин.