Паспорты, медицина полисы, снилсы булган һәр сәламәт кеше вакцинация үтә ала.
Шимбә һәм якшәмбе, 27 һәм 28 февральдә, Әлмәттә «Панорама»да вакцинация өчен махсус медицина посты оештырыла. 3 нче шәһәр хастаханәсеннән табиблар барлык теләүчеләрне 12дән 18 сәгатькә кадәр вакциналаштырачаклар. Ә киләсе атнада Шевченко урамындагы «Магнит» гипермаркетында вакцинация 9 дан 11 сәгатькә кадәр узачак. Прививка ясатыр алдыннан пациентларны табиб тикшерәчәк.