Әлмәттә коронавирус белән авыруның яңа очрагы теркәлмәгән
Коронавирус

Әлмәттә коронавирус белән авыруның яңа очрагы теркәлмәгән

Татарстанда COVID-19 белән тагын 95 кеше авырган.

Узган тәүлектә Татарстан Республикасында COVID-19ның яңа 95 очрагы ачыкланган. 29 кеше хастаханәгә урнаштырылган, 66 кеше өйдә дәвалана.

5 гыйнварга Татарстанда 13 728 кешегә коронавирус диагнозы куелган. Татарстанда коронавирус диагнозы куела башлаганнан бирле 10 821  (+23) кеше терелгән.