Әлмәттә коронавирус белән авыруның бер яңа очрагы теркәлгән
Коронавирус

Әлмәттә коронавирус белән авыруның бер яңа очрагы теркәлгән

Татарстанда COVID-19 белән тагын 62 кеше авырган.

Узган тәүлектә Татарстан Республикасында COVID-19ның яңа 62 очрагы ачыкланган. 9 кеше хастаханәгә урнаштырылган, 53 кеше өйдә дәвалана. 
⠀ 
18 ноябрьгә Татарстанда 9428 кешегә коронавирус диагнозы куелган. Татарстанда коронавирус диагнозы куела башлаганнан бирле 8274 (+51) кеше терелгән.