Татарстанда укучыларга салкын тию аркасында, 38 сыйныф укуны туктатты
Коронавирус

Татарстанда укучыларга салкын тию аркасында, 38 сыйныф укуны туктатты

Казанда, Югары Осланда һәм Лениногорск районында мәктәп укучылары өйләреннән укыйлар.

Татарстанда ОРВИ аркасында 38 сыйныф укуны туктатты. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина хәбәр итте.

"Барлыгы 38 сыйныф һәм 942 укучы укуны туктатты» - дип билгеләп үтте спикер.

Көчле вирус инфекцияләре аркасында Казанда - 33 , Югары Осланда - 4, Лениногорск районында 1 сыйныфны өйдә укырга җибәрделәр.

Искәртеп узабыз, дәресләрдә укучыларның 20% тан артыгы булмаса, классны таратуга җибәрелә.


мәктәп