Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Фотофакт1111

Әлмәт үрдәкләре өйле булды

Шарлавыклы буаларда күпләрне гаҗәпләндергән, сокландырган тагын бер яңа объект барлыкка килде - рәсемдәге кечкенә өй кыр үрдәкләренә дип махсус атап "төзелгән".

Шәһәребезне үз иткән әлеге су кошларына бу - нефтьчеләрнең чираттагы бүләге. Көзен җылы якларга китмичә, бездә кышлый башлаган кыр үрдәкләрен менә шушылай тәрбияли әлмәтлеләр!
Шарлавыклы буалар - үзенә күрә бер сәнгать. Аның Баден-Баденны хәтерләтүе турында күп әйтелде. Әйе, хәтерләтә. Әмма ул үзенә генә хас булган матурлыгы белән аерылып тора. Кыр үрдәкләре исә бары безнең "Баден-Баден"га гына хастыр.
Гөлназ ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА
Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250