Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Фаҗигаләр

Әлмәт суды ике кыз һәлак булган юл-транспорт һәлакәте турындагы эш буенча хөкем карары чыгарды

Суд утырышында гаепләнүче ханым үз гаебен өлешчә таныган.

2023 елның 7 гыйнварында Әлмәт районында авария була, анда ике кыз һәлак була. Әлеге вакыйга буенча суд тарафыннан хөкем карары чыгарыла. Бу хакта Әлмәт шәһәр судының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Гаепләнүче, Рус Акташы-Азнакай автоюлы буйлап хәрәкәт иткәндә, каршы як полосага чыгып, Казанга ике балигъ булмаган кызларын илтүче ир-ат машинасы белән бәрелешә. Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә ике пассажир һәлак була.

Суд утырышында кыз үз гаебен өлешчә таныган. Аның сүзләренчә, ул көнне бозлавык була һәм колея булу сәбәпле ул каршы як полосага чыгып китеп, зыян күрүче белән бәрелешә.

Зыян күрүчеләрнең әтисе ул көнне ике кызын Казанга укырга алып барганын, алар арткы утыргычта утырганнарын, иминлек каешлары белән эләктрелгәннәрен һәм бу көнне һава торышы яхшы булуын аңлатты. Юлда ул каршыга үз полосасы буенча ашыгыч ярдәм машинасы хәрәкәт иткәнен күргән. Аның машинасы белән ашыгыч ярдәм машинасы арасында 50 метр чамасы калганда, ашыгыч ярдәм машинасы артыннан каршы як хәрәкәт полосасына кинәт гаепләнүче чыга, нәтиҗәдә юл-транспорт һәлакәте була.

Кызга 2 ел 6 айга ирегеннән мәхрүм итү, колония-поселениедә җәзаны үтәү һәм транспорт чаралары белән идарә итү белән бәйле эшчәнлек белән шөгыльләнү хокукыннан 2 елга мәхрүм итү рәвешендә җәза билгеләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса