Әлмәт районында үлем очрагына китергән юл-транспорт һәлакәте теркәлде
1 июнь көнне Әлмәт районында Казан — Оренбург трассасының 246нчы чакрымында теркәлгән юл-транспорт һәлакәтендә бер кеше һәлак була.
Беренчел мәгълүматлар буенча, Kia автомобиле йөртүчесе «узып китү тыелган» билгесе зонасында узып китү мсксаты белән каршы як полосага чыга һәм шулай ук узып китүче Renault автомобиле белән бәрелешә.
Һәлакәт нәтиҗәсендә Kia йөртүчесе урында ук һәлак була. Renault автомобилендәге өч кеше җәрәхәтләр алган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia