56 яшьлек әлмәтлене янгыннан коткарганнар
Әлмәттә янгын сүндерүчеләр янган фатирдагы хатын-кызны коткарган. Бу хакта ТР гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәр итә.
Әлмәттә янгын сүндерүчеләр янган фатирдагы хатын-кызны коткарган. Бу хакта ТР гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәр итә.
Янгын 8 Март урамындагы 18 нче йортта чыккан. Алтынчы каттагы ике бүлмәле фатирда җиһазлар һәм әйберләр яна. Янгын сүндерүчеләр 56 яшьлек хатын-кызны коткару битлеге ярдәмендә чыгарганнар. Аның тәне һәм сулыш юллары пешкән, аны хастаханәгә салганнар. Ут фатирның 4 кв. метрын зарарлаган.
Беренчел мәгълүматлар буенча, янгынның сәбәбе балалар бүлмәсендә үткәргечнең кыска ялганышы булган.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы искәртә: кабызылган приборларны караусыз калдырмагыз һәм иске чыбыкларны вакытында алыштырыгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia