Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Фаҗигаләр

Агымдагы ел башында Әлмәт җирлегендә 18 янгын очрагы теркәлгән

Торакта электрүткәргечләр искергән яки ялганыш дөрес түгел икән – янгын чыгасын көт тә тор.

Агымдагы ел башында гына да Әлмәт җирлегендә 18 янгын очрагы теркәлгән

Торакта электрүткәргечләр искергән яки ялганыш дөрес түгел икән – янгын чыгасын көт тә тор

Кышкы салкын көннәр урнашу белән халык йортларында, фатирларында электр җылыткычларын тоташтыра башлый. 
Янгын күзәтчелеге әлмәтле-ләрне бу уңайдан ел да кисәтә, электр җиһазларын файдалану кагыйдәләрен төгәл үтәргә чакыра. Күпләр әлеге җитди мәсьәләгә бармак аша карый. 
Агымдагы ел башында гына да Әлмәт җирлегендә 18 янгын очрагы теркәлгән булган, аларда 3 кеше үлгән, 1 кеше төрле тән җәрәхәтләре алып котылган. 
Ә менә янгын чыгу нигездә электр приборларының дөрес ялганмаган булуы, үткәргечләрдәге электр көчәнешенең нормадан артык булуы нәтиҗәсендә барлыкка килә. Узган елны авыл җирлекләрендә дә, шәһәрдә дә мунчалар да шактый янды, машиналарга да зыян килде. Сәбәпләре һаман да шул – ут белән саксыз эш итү, мунчадагы мичләрне артык кызу ягу, шулай ук кирпеч мичтә ярыклар барлыкка килү, мич эченнән янган күмер төшү, ягылган мичләрне караучысыз калдыру. Кышкы чорда халык мунча керергә аеруча ярата. Әлбәттә, һәркемнең эссе мунча керәсе килә. Шуңа күрә дә күпчелек очракларда мичләр чамадан артык кызып китеп, түбә януга кадәр барып җитә. Саксызлык, ваемсызлык галәмәте дип әйтергәме инде әлеге очракларны. Югыйсә мич ягып җылытыла торган биналарда мичнең һәм төтен юлының төзеклеген тикшерергә, кирәк булса ремонтларга һәм корымнан чистартырга, ярыкларны балчык-ком катнашмасы белән сыларга кирәк тә бит. Бу эшне мунчасы яисә мич ягып җылытылган бакча йорты булган кешеләргә дә башкару зарур. Мичне хәвефсез файдалану өчен аның алдындагы агач идәндә калай булырга тиешлеген дә истә тотарга кирәк. Изоляциясе төзек булмаган, розеткалары күренеп торган электрүткәргечләрдән һәм кабельләрдән файдалану гомумән тыела.
Соңгы вакытта халык күп кенә бәйрәмнәрне һәм шул исәптән туган көннәрен мунчасы һәм саунасы булган күңел ачу һәм ял итү биналарында үткәрергә ярата. Әлбәттә, моны беркем дә тыймый, тик саклык чаралары турында да онытырга ярамый. Күптән түгел Кемерово өлкәсендәге Прокопьевск шәһәрендәге саунада чыккан янгыннан һәлак булган 5 яшүсмер турындагы хәбәр һәркемне тетрәндерде. Яшүсмерләр 3 кешенең туган көнен бәйрәм иткәннәр. Барысы да физкультура техникумы студентлары. Әлеге фаҗиганең барлыкка килү сәбәпләрен ачыклау бүген дә дәвам итә. Әлмәттә дә бу көннәрдә мунча яну очраклары теркәлде. 31 гыйнвар көнне Төхфәтуллин урамындагы, 1 февраль көнне Тихоновкадагы Елховская урамындагы хуҗалыкларда теркәлде әлеге янгыннар. 
Кышкы чорда сөрем газы белән агулану очраклары булырга мөмкинлеге турында да истә тотарга кирәк. Суыктан качып, кешеләр тәрәзәләрен бөтенләй ачмый башлыйлар хәтта. Мичтәге ярыклар, тыгылган төтен юлы, кар белән капланган яки җилдән саклагычы булмаган мич торбалары сөрем газының өй эченә таралуына китерә. Көчле җил дә яну продуктларын кабаттан төтен юлына куып кертә. Бу газдан иң беренче чиратта иске торакларда яшәүчеләр зыян күрә. Шуңа күрә аларның котелларын һәм газ колонкаларын ешрак тикшереп тору зарур.
Гомумән, газ белән эш иткәндә тәрәзәләр микроҗилләтүдә торырга тиеш. Алай гына да түгел, күпләр хәзер заманча ремонт ясаганда вентиляция урыннарын обой яки плитә белән ябыштырып куялар. Аннан соң «һава юк» дип зарланалар. 
Чыннан да, төзек булмаган мичләрне, электр, газ җиһазларын кулланып, без үзебезне генә түгел, якыннарыбызны һәм күрше-ләребезне  янгында һәлак булу яки тораксыз калу куркынычы астына куйганыбызны үзебез дә аңлап бетермибез шул. Бәхетсезлек очракларын булдырмау өчен әйләнә-тирәбезгә  игътибарлырак булып, куркынычсызлык кагыйдәләрен төгәл үтәсәк иде.

Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса