Әлмәт районының Чупай авылында йортка ут капкан.
Әлмәт районының Чупай авылында йорт янган
Чупайның Совет урамындагы 12 нче йортта янгын турында хәбәр 23 гыйнварда 16:00 сәгатьтә килә.
Әлмәт дәүләт янгын күзәтчелеге мәгълүматы буенча, янгын 100 квадрат метр мәйдандагы йортның эчке бүлмәләрен һәм түбәсен юк иткән. Беркем дә зыян күрмәгән.
Һәлакәтнең беренчел сәбәбе-электр җиһазларын монтажлау кагыйдәләрен бозу.