Шәхси йорттагы янгын өлкән яшьтәге әлмәтленең гомерен өзде
Беренчел мәгълүматлар буенча, янгынның сәбәбе электр җиһазларын монтажлау кагыйдәләрен бозу булган.
Шәхси йорттагы янгын өлкән яшьтәге әлмәтленең гомерен өзде
29 августка каршы төндә Әлмәтнең Урсала микрорайонында Беренче Май урамындагы шәхси йортта янгын чыккан. Ут йокы бүлмәсендә башланган һәм 88 квадрат метр мәйданлы йортны тулысынча юк иткән. Янгын сүндерүчеләр янгын сүндергәндә 1933 елгы хатын-кыз гәүдәсен тапканнар.
Беренчел мәгълүматлар буенча, янгынның сәбәбе электр җиһазларын монтажлау кагыйдәләрен бозу булган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia