Ике әлмәтлене сөрем газы белән агулануда шикләнеп, хастаханәгә озатканнар
42 яшьлек хатын-кыз һәм 45 яшьлек ир-ат сөрем газы белән агулануда шикләнеп, Әлмәттә хастаханәгә салганнар.
Алар үзләрен начар хис итеп, ярдәм сорап махсус хезмәтләргә мөрәҗәгать итәләр. Бу хакта Татарстан торак инспекциясе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Әлмәтнең Муса Җәлил урамындагы 41 а йортында урынга килгән белгечләр зыян күрүчеләрнең фатирында газ плитәсе һәм агып торган су җылыткыч урнаштырылуын ачыклаган. Ваннада – электр вентиляторы.
- Вентиляторны кабызганда төтен чыгаргычта һәм вентиляция каналында тарту көче юк, - дип билгеләделәр республиканың торак инспекциясендә.
Җиһазларны тикшергәннән соң махсуслаштырылган оешма хезмәткәрләре биредә яшәүчеләргә клапаннар куярга киңәш итә. Моны фаҗигане булдырмас өчен эшләргә кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа