Әлмәт – Зәй трассасында автомобильгә ут капкан
Фаҗига вакытында зыян күрүрчеләр бар.
Әлмәт – Зәй трассасында автомобильгә ут капкан, нәтиҗәдә ир-ат зыян күргән. Бүген иртәнге 10:30 сәгать тирәсендә ВАЗ-2110 («десятка») автомобиле яна башлый.
Руль артында утырган машина йөртүче III дәрәҗә пешкән һәм кирәкле медицина ярдәме алу өчен ашыгыч рәвештә район үзәк хастаханәсенә китерелгән.
Янгынның фаразланган сәбәбе автомобильнең электр үткәргечендә кыска ялгану.
Фото: скрин видео
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа