Әлмәтле янгын чыгарып качкан
Янгын ут белән саксыз эш итү аркасында килеп чыккан.
Әлмәттә Тукай урамындагы 37 нче йортның бер фатирында янгын чыккан. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсенең район күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эше бүлегендә хәбәр итүләренчә, хәбәр шаһиттан килгән. Урынга килгән бүлекчәләр икенче каттагы фатирда аз гына төтен булуын ачыклаганнар. Өйнең ишеге ачык булып чыга. Анда беркем дә булмый. Фатирда янгын сүндерүчеләр янган матрац тапкан. Коткаручылар ялкынны санаулы минут эчендә бетерәләр. Беркем дә зыян күрми.
Янгын чыгуның сәбәбе ут белән саксыз эш итү булган.
Фото: Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсенең район күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эше бүлеге
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia