Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Фаҗигаләр

Әлмәттә ял көннәрендә ике автомобиль янды

Янгыннарның берсендә дә кешеләр зыян күрмәгән.

Янгын турында беренче хәбәр шимбә көнне 12:30 сәгатьтә килә. Әлмәт-Лениногорск трассасында 2016 елда чыгарылган «Хэндэй Санта Фе» янган. Автомобиль чүп-чарны сортлау станциясе тукталышында куелган. Машинада мотор бүлеге һәм салон янган. Шулай ук янгыннан янәшәдә куелган «Лада Веста»да зыян күрә. Ватан автомобилендә тәгәрмәч, бампер һәм кузов янган. "Лада"ны хуҗасы янгын сүндерүчеләр килгәнче куркынычсыз арага алып киткән. Уттан бер кеше дә зыян күрмәгән. Янгынның башлангыч сәбәбе: транспорт чарасы системалары, механизмнары һәм узеллары төзексезлеге.

Якшәмбе көнне янгын сүндерүчеләрне шәһәрдә янган йөк машинасына чакырганнар. 2023 елда чыккан "Sitrak" Фәхретдин урамындагы 65 нче йорт янында яна. Фураның мотор бүлеге һәм кабинасы янган, янгынның гомуми мәйданы 4 квадрат метр тәшкил иткән, дип хәбәр итә Әлмәт районы буенча янгын күзәтчелеге хезмәте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса