Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Фаҗигаләр

Әлмәттә ир-ат һәм 5 айлык бала түбәдән кар төшү сәбәпле зыян күргән

Гадәттән тыш хәл Әминов урамында булды.

Прокуратура кешеләргә кар төшү факты буенча тикшерү оештырды. Кар массасы соңгы кат балконының түбәсеннән төшә. Ир-ат һәм балалар коляскасында утырган биш айлык бала зыян күргән. Алар вакыйга вакытында йортның беренче катында урнашкан балалар табибы офисы каршында булганнар. Баланы хастаханәгә салганнар, әнисе зыян күрмәгән. Ир-ат хастаханәгә ятудан баш тартты. Һәлакәт урынына шәһәр прокуроры Илдар Исмәгыйлев килә.

"Прокуратура таләпләре буенча ваемсызлык, саксызлык аркасында сәламәтлеккә авыр зыян китерү, шулай ук куркынычсызлык таләпләренә җавап бирми торган хезмәтләр күрсәтү турында җинаять эше кузгатылган. Әлеге вакыйганың сәбәпләре һәм шартлары хәзер ачыклана", - диелә хәбәрдә.

Фото: ТР Прокуратурасы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса