Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Фаҗигаләр

Әлмәт районында янгында сүнмәгән тәмәке аркасында бер ир-ат һәлак булды

Хәзерге вакытта дәүләт күзәтчелеге тикшерүчеләре ике версияне карыйлар: тәмәке тартканда ут белән саксыз эш итү һәм электротехник сәбәп.

Тайсуган авылындагы бүрәнә йортта янгын 10 гыйнвар иртән булды, дип хәбәр итәләр ТР буенча Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы баш идарәсендә.

Ведомство мәгълүматларына караганда, янгынның мәйданы 30 квадрат метр тәшкил итә. Нәтиҗәдә 33 яшьлек ир-ат зыян күргән. Зыян күрүченең сүзләре буенча, йортта, бәлки, аның абыйсы калгандыр. Эчке бүлмәгә керү мөмкин булмый.

Үлгән ир-атның гәүдәсен янгын сүндерүчеләр янган конструкцияләрен сүткәндә үк табалар.

Хәзерге вакытта дәүләт күзәтчелеге тикшерүчеләре ике версияне карыйлар: тәмәке тартканда ут белән саксыз эш итү һәм электротехник сәбәп.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса