Янгын нәтиҗәсендә 100 кв. м. мәйдандагы йорт янып бетә.
2023 елның 17 декабрендә 08 сәгать 48 минутта Әлмәт шәһәренең Полевая урамындагы йортның януы турында хәбәр килә. Янгын нәтиҗәсендә 100 кв. м мәйдандагы йорт янып бетә һәм күрше йортның тышына зыян килә.
Зыян күрүчеләр һәм үлүчеләр юк.
Янгын сүндерү подразделениеләре килгәнче, күршеләр йорттан хатын-кызны чыгаралар.
Янгынның сәбәбен Әлмәт муниципаль районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эше бүлеге тикшерүчеләре ачыклаячак.
Фото: Әлмәт муниципаль районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эше бүлеге