Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Фаҗигаләр

Әлмәт районында ике автомобиль һәм йорт яны корылмасы янган

Янгынның сәбәбе - кыска ялганыш.

Әлмәт районының Бишмунча авылында Яшьләр урамында янгын чыккан. Шаһитлар хәбәр иткәнчә, сарай янган.

Янгын сүндерү подразделениеләрен янган бинаның хуҗасы һәм күршеләре каршы ала. Янгын сүндерүчеләр килеп җиткәндә, халык утны үз көче белән  җиңәргә тырыша, ләкин уңышсыз. Ут бөтен йорт яны корылмасын камап ала һәм янәшәдә торган ЗАЗ һәм Газель машиналарына күчә. Янгыннан алты метр ераклыкта урнашкан «УАЗик» һәм мунчага ут таралу куркынычы була.

Янгын сүндерүчеләр ярты сәгать дәвамында ут белән көрәшәләр. Нәтиҗәдә, «ЗАЗ», «Газель»  янган. Янгынның омуми мәйданы 48 кв.м. Зыян күрүчеләр һәм һәлак булучылар юк.

 

 

Фото: Әлмәт муниципаль районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эше бүлеге

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса