Залда җиһазлар янып беткән.
Фәхретдин урамындагы 63 нче йортның бер фатирында янгын чыккан. Урынга килгән янгын сүндерүчеләр залдагы утны сүндерәләр, анда 10 квадрат мәйданда җиһазлар янып бетә.
Беренчел версия буенча, янгынның сәбәбе - тәмәке тартуда саксызлык. Беркем дә зыян күрмәде, дип хәбәр итәләр Әлмәт районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эше бүлегендә.
Фото: Әлмәт районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эше бүлеге