Әлмәт шәһәре прокуратурасы өч кешене: 83 яшьлек хатын-кызның, 30 яшьлек хатын-кызның һәм 5 яшьлек малайның ис газы белән агулануыннан соң тикшерү башлады.
Фаҗига Түбән Мактаманың 8 Март урамындагы шәхси йортта була. Барлык зыян күрүчеләр дә хастаханәгә җибәрелгән. Тикшерүдән соң аларны өйләренә кайтарганнар.
Ведомство белгечләр белән бергә агулануның сәбәпләрен ачыклаячак. Газ җиһазларын эксплуатацияләү куркынычсызлыгын тикшерәчәкләр.