Янгынның сәбәбе ачыклана.
Фаҗига Иске Суркино авылында булды.
24 сентябрьдә Әлмәт районының Иске Суркино авылының Үзәк урамында янгын чыкты. Янгын турында хәбәр 15.02 сәгатьтә килде. 30 кв. м мәйданда шәхси сарай янган. Бу хакта Әлмәт янгын күзәтчелеге хәбәр итә.
Үлүчеләр һәм зыян күрүчеләр юк. Янгынның сәбәбе ачыклана.
Фото: Әлмәт дәүләт янгын күзәтчелеге