Һава торышының аномаль кызу булуы кешеләрне сулыклар янына җыя.
Шушы көннәрдә Лениногорск районында ике үлем очрагы теркәлде. Өлкән яшьтәге ир спиртлы эчемлекләр куллангач шәһәрнең бер күленә су коенырга кереп китә. 3 минут су астында булгач, аны өскә алып чыгалар. Әмма ашыгыч ярдәм машинасы ирне коткарып кала алмый.
Самарадан дустына кунакка килгән җиреннән шулай ук бер ир үлә. Аны коткаручылар шактый вакыт эзли.
Бу хәл Иске Писмән авылында була.