Фатирында янгынга тончыгып үлгән
Фаҗигаләр

Фатирында янгынга тончыгып үлгән

Бу фаҗига күршеләрдә була.

Лениногорск шәһәренең Грибоедов урамындагы фатирда җиһазларга ут кабуы турындагы хәбәргә килгән янгын каравылын каршылаган шаһит фатирда кеше булуы ихималын да әйтә. Күрше фатирдагылар төтен чыга башлау белән үзләре тиз генә урамга чыккан була. Коткаручылар ишекне бензорез белән ачып керәләр. Янгын булган бүлмәдән алар 52 яшьлек фатир хуҗасын табалар. Ул караватта яткан була. Медицина хезмәткәрләре аның сөрем газы белән агуланып үлгәнлеген әйтә.