Бурычлары 53 яшьлек ир-атны гүргә керткән
53 яшьлек ир-ат бурычларын түли алмаганга атылып үлгән.
Чаллыда яшәүче әтисенә шалтыратып та, аның белән элемтәгә керә алмаган улы МЧС чакыртып, ишекне җимертә. Бер бүлмәдә алар башына мылтыктан атылып үлгән ир-атка тап була. Якыннары әйтүенчә, ул машиналар сатып алып, аларны кабат сатып җибәрү белән шөгыльләнгән. Күптән түгел алган машинасы урланган булган. Бурычка баткан ир-ат шуңа күрә үз-үзенә кул салган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа