Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Экология

Татарстанда биш яңа туристик-рекреацион зона барлыкка килергә мөмкин

Ошаган проект өчен үз тавышыңны 23 июльгә кадәр бирергә мөмкин.

Татарстан Республикасыннан биш проект Россиядә туристлык-рекреацион кластерлар булдыру һәм экотуризмны үстерү буенча I Бөтенроссия конкурсында катнашачак. Бу хакта ТР иҗтимагый киңлекләрен үстерү программасы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Чарада катнашу өчен Россия Федерациясенең 68 субъектыннан 115 гариза бирелгән.

«Эшкә җәлеп ителгән территориянең гомуми мәйданы 58 млн га тәшкил итә", - диелә матбугат хезмәте хәбәрендә.

Татарстан максималь санда командаларны игълан иткән катнашучыларның берсе булды. Республика тарафыннан тәкъдим ителгән һәр кластер үз эченә бер яки берничә аеруча саклана торган табигый территорияне ала.

Алар бишәү:

  • «Кама Тамагы» ТРК (региональ әһәмияттәге ландшафт юнәлешендәге «Лобач тавы» дәүләти табигать тыюлыгы һәм региональ әһәмияттәге "Юрьев мәгарәсе" табигать һәйкәле»); 
  • "Түбән Кама» ТРК («Түбән Кама" милли паркы»); 
  • "Идел-Кама» ТРК (Идел-Кама дәүләт табигый биосфера тыюлыгы);
  • «Биектау» ТРК (комплекслы профильле «Зәңгәр күлләр " дәүләт табигый тыюлыгы»);
  • «Балык Бистәсе» ТРК (региональ әһәмияттәге «Шумбут»дәүләт табигый зоология (аучылык) тыюлыгы).

Үзең ошаткан проект өчен priroda.life сайтында тавыш бирергә мөмкин.

Тавыш бирү 23 июльдә тәмамланачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса