Әлмәттә экология икеайлык кысаларында эшләр башланды.
Әлмәттә шәһәр зиратларын төзекләндерү дәвам итә
Әлмәтнең 2 нче зиратында авария хәлендәге агачларны кисү эшләре алып барыла. Чаралар «Татнефть» финанс ярдәме белән экологик икеайлык кысаларында оештырылды, дип хәбәр итә Әлмәтнең үсеш департаменты.
Төп максат-территорияне тәртипкә китерү һәм җирләү урыннарының эстетик күренешен тәэмин итү. Икенче зиратта эшләр тәмамлангач, подряд оешмасы расланган график буенча өченче зиратка күчәчәк.