Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Экология

Яшь урманчылар ярышка әзерләнә

Әлмәт урманчылыгы белгечләре Иске Михайловка мәктәбе каршында оешкан «СПЭКТР» урманчылыгында тәрбияләнүчеләр өчен практик дәрес үткәрделәр.

Яшь урманчылар ярышка әзерләнә

Әлмәт урманчылыгы белгечләре Иске Михайловка мәктәбе каршында оешкан «СПЭКТР» урманчылыгында тәрбияләнүчеләр өчен практик дәрес үткәрделәр. Чара Татарстан Республикасы мәктәп урманчылыкларының «Урманны бергә саклыйк» VIII слетына әзерлек кысаларында оештырылды. Әлеге слет агымдагы елның июль ахырында Лубян урман-техник көллияте базасында узачак.

Очрашу барышында кишәрлек урманчылары Ирек Гыйбадуллин һәм Әдип Шәңгәрәев укучыларны урман хуҗалыгының төп терминнары һәм төшенчәләре белән таныштырдылар.  Белгечләр шулай ук урмандагы үсентеләрне саклау һәм яңарту ысуллары турында да сөйләделәр. Практик күнекмәләргә дә аерым игътибар бирелде. Балалар махсус җиһазлар ярдәмендә авырлыкны һәм биеклекне үлчәргә һәм буссоль (компас) кулланырга өйрәнделәр.

Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса