Әлмәт районында чүплек юк ителде
Әлмәт җирлеге биләмәләрендә экологлар тарафыннан дистәләгән чүплек урыннары ачыкланганлыгы турында хәбәр иткән идек инде.
Әлмәт районында чүплек юк ителде
Әлмәт җирлеге биләмәләрендә экологлар тарафыннан дистәләгән чүплек урыннары ачыкланганлыгы турында хәбәр иткән идек инде. Әйләнә-тирә мохитка зыян салу очрагы Кәләй авыл җирлеге территориясендә дә ачыкланган иде. Санкцияләнмәгән чүплекнең мәйданы 660 квадрат метр, ә күләме 1860 кубометр тәшкил итте. Шактый зур һәм күләмле чүплек. Бу уңайдан экологлар Әлмәт районы башкарма комитетына дәгъва юлладылар. Ниһаять, июль башында әлеге урындагы чүплекнең тулысынча юкка чыгарылуы билгеле булды. Экологлар хокук бозуның чыннан да тулысынча бетерелүен, территориянең тиешле экологик хәлгә китерелүен хәбәр иттеләр. Шулай да соңгы елларда законсыз чүплекләрнең күбәя баруы борчуга сала. Ни өчен шулай? Чүплекләрне булдырмас өчен нишләргә? Җавап бер генә: иң мөһиме – халыкка яхшылап аңлату кирәк. Ә кешенең культура дәрәҗәсе үзеннән тора. Бер матурлыкка күнеккәч, аны һич кенә дә пычратасы килми бит.
Резеда Исмәгыйлева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia