Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Экология

Әлмәт районында законсыз чүплекләрне бетерәләр

Экология һәм төзекләндерү департаменты хезмәткәрләре Урсала микрорайонында санкцияләнмәгән чүплек тапканнар.

 

Әлмәт районында санкцияләнмәгән чүплекләргә каршы көрәш дәвам итә. Экология һәм төзекләндерү департаменты хезмәткәрләре Урсала микрорайонында санкцияләнмәгән чүплек тапканнар. Калдыклар күләме 245 куб метр чамасы, ә пычранган территориянең мәйданы 100 квадрат метр чамасы.

Махсус техника җәлеп итеп, территорияләрне җыештыру буенча актив эшләр алып барыла. Көн дәвамында җыелган чүп-чар каты көнкүреш калдыклары полигонына чыгарылды.

Санкцияләнмәгән чүплекләрне ачыклау һәм бетерү эше район территориясендә чисталык һәм тәртип тәэмин итү өчен көчәйтелде.

Департамент хезмәткәрләре район территориясендә даими патрульлек итәләр һәм халыкның мөрәҗәгатьләренә оператив җавап бирәләр. Соңгы атна эчендә генә дә шәхси җирләрдә санкцияләнмәгән тагын дүрт чүплек табылды. Участок хуҗаларына хокук бозуларны кыска вакыт эчендә бетерү таләбе белән күрсәтмәләр бирелде.

Белгечләр билгеләп үткәнчә, чүплекләр барлыкка килүнең төп сәбәбе — гражданнарның әйләнә-тирә мохиткә намуссыз мөнәсәбәте.

Фото: Әлмәт муниципаль районы башлыгы матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса