Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Экология

Әлмәт җирлегендә быел дистәгә якын санкцияләнмәгән чүп урыннары ачыкланган иде

Татарстан Республикасы Экология министрлыгының көньяк-көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары март аенда районны мониторинглау кысаларында чираттагы ике чүплекне ачыкладылар.

 

Әлмәт җирлегендә быел дистәгә якын санкцияләнмәгән чүп урыннары ачыкланган иде.

Аларның икесе дә Репин урамында. Бу турыда без инде газетабызда хәбәр иткән идек. Экологлар беренче чүплекнең мәйданы 508 квадрат метр, ә күләме 457 кубометр, ә икенчесенең мәйданы 602 квадрат метр, күләме 662 кубометр булуы турында да хәбәр иттеләр. Табигатьне саклау законнарын бозу очраклары хакында район башкарма комитеты адресына кисәтү ясалды.

Шушы көннәрдә экологлар чүплекләр булган урыннарны кабаттан җентекләп тикшереп чыктылар һәм биләмәләрнең тулысы белән чистартылуы турында куанычлы хәбәр җиткерделәр.

Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса