Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Экология

Әлмәтле чүплек ясаган өчен 890 мең сум штраф түләгән

Әлмәт шәһәр суды һәм ТР Югары суды физик затны калдыкларны рөхсәтсез җыюны бетерергә һәм туфракка китерелгән зыянны түләргә мәҗбүр итте.

2024 елда ук Әлмәтнең көньяк-көнчыгыш идарәсе инспекторлары мониторинг барышында Р.Фәхретдин урамында чүплек тапканнар. Төзелеш калдыкларын туплауның гомуми мәйданы 1120 кв. м тәшкил итә.

Дәүләт реестрыннан өземтә нигезендә җир кишәрлекләренең милекчесе физик зат була. Инспекторлар туфракка китерелгән зыянны исәпләп чыгардылар. Ул 890 мең сум тәшкил иткән. Ирекле рәвештә зыян кайтарылмаган, хокук бозу бетерелмәгән.

Министрлык Әлмәт судына дәгъва белән мөрәҗәгать итә. Суд экологларның таләпләрен хуплады һәм физик затны чүплекне бетерергә һәм зыянны түләргә мәҗбүр итте. Әмма хокук бозучы кабул ителгән карар белән килешмәгән һәм апелляция шикаятен биргән. Эш Татарстан Республикасы Югары суды тарафыннан каралды, ул шулай ук министрлык позициясен хуплады һәм шикаятьне канәгатьләндермичә калдырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса