Әлмәттә рөхсәтсез чүплек тапканнар
Чүпләнгән территориянең мәйданы 400 квадрат метрга якын.
Әлмәттә рөхсәтсез чүплек тапканнар.
Көньяк-Көнчыгыш идарәсе вәкилләре Әлмәт районының Түбән Мактама бистәсендә көнкүреш һәм төзелеш калдыкларын рөхсәтсез урнаштыру фактын ачыкладылар. Чүпләнгән участокның гомуми мәйданы 384 квадрат метр тәшкил иткән. Бу хакта ТР экология министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә
Әлмәт районы хакимиятенә 60 тәүлек эчендә хокук бозуны бетерү кирәклеге турында рәсми хәбәр җибәрелгән.
Фото: ТР экология министрлыгы матбугат хезмәте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа