Хокук бозучы Әлмәттә санкцияләнмәгән чүплек өчен 850 мең сум түләячәк
Чүплекнең мәйданы мең квадрат метрдан артып киткән.
Әлмәттә көньяк-көнчыгыш идарәсе инспекторлары Р.Фәхретдин урамында 1069 квадрат метр мәйданны биләгән рөхсәтсез чүплек ачыклаганнар. Инспекторлар юридик затка дәгъва юллаган һәм табигатькә китерелгән зыянны 850 мең сум дип бәяләгән. Хокук бозучы чүплекне бетергән булса да, ул үз теләге белән зыянны түләүдән баш тарткан. Бу хакта ТР экология министрлыгы хәбәр итә. Нәтиҗәдә экологлар ТР Арбитраж судына дәгъва гаризасы бирде, ул министрлык таләпләрен хуплады.
Фото: ТР экология министрлыгы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа