Шәһәрдә 3 яңа ел чыршысын кабул итү пункты оештырылган иде.
Гыйнвар аенда әлмәтлеләр «Гринта» оештырган кабул итү пунктларына 72 кубометрчыршы алып килгәннәр. Әлмәттә шундый 3 пункт оештырылган иде. Бу хакта Әлмәт администрациясе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Нәтиҗәдә 200дән артык яңа ел чыршысы җыелды, алар вакланды һәм алга таба эшкәртүгә юнәлдерелде.