Әлмәт «ЭКОлидер-2024» республика конкурсында призлы урын яулады
Татарстанда «ЭКОлидер-2024» республика конкурсына йомгак ясалды.
Әлеге конкурс ТР экология һәм табигый байлыклар министрлыгы тарафыннан «Экология» милли проектына ярдәм йөзеннән үткәрелде һәм 1 сентябрьдә старт алды. 19 декабрьдә Казанда «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү тантанасы булды. Конкурс нәтиҗәләре буенча Әлмәт районы «Муниципаль берәмлекләр территориясендә әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге казанышлары өчен» номинациясендә 3 нче урынны алды. «Җирле үзидарә органнары» конкурс төркеменә бәя халыкны экологик агарту, экологик чаралар оештыру, яшелләндерү мәйданы, чишмәләрне төзекләндерү, шулай ук үткәрелгән өмәләр саны кебек критерийлар буенча бирелде – безнең районда алар 50дән артык иде.
Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа