Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Экология

Әлмәттә чүп-чар җыелмау сәбәпле торак йортлар тирәсенә күселәр ияләшкән

8 Март ур., 2 адресы буенча урнашкан каты көнкүреш калдыкларын җыю мәйданчыгы чүплеккә әверелде.

Баклар үзләре тулы түгел. Ләкин ПЭТ-контейнерлар шыплап тулган. Мәйданчык тирәсендәге территория дә капчыклар, тартмалар, шиналар һәм башка чүп-чар белән чүпләнгән. Монда яшәүчеләр сүзләренчә, чүп тавы «Яңа күршеләрне» – күселәрне җәлеп иткән. Проблемага шәһәрнең экология һәм төзекләндерү департаментында җавап бирделәр. Анда чүпне иртәгә чыгарырга вәгъдә иттеләр, ә шәһәр халкына чүп капчыкларын бакларга ташларга кирәклеген искәрттеләр. Шиналарны исә-бункер мәйданчыкларына илтергә кирәк.

– Әгәр сезрөхсәтсез чүп-чар ташлауны күрәсез икән, фотоны экология һәм төзекләндерү департаментына җибәрә аласыз. Хокук бозучыларны административ җаваплылыкка тартачаклар, - ди  экологлар.

Фото: Әлмәт районы башлыгы телеграм каналы чаты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса