Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Экология

Әлмәтлеләр 7 тонна макулатура җыйдылар

Әлмәтлеләр Нефтьчеләр мәйданына икенчел чимал: макулатура, пластик, шешә капкачлары, батареялар алып килделәр.

«Агачны бергә коткарыйк»  акциясе Әлмәт экология һәм төзекләндерү департаменты тарафыннан оештырылган.

Мондый икенчел чимал җыюлар елына ике тапкыр үткәрелә. Кайберәүләр монда хәтта гаиләләр белән киләләр. Экология өчен борчылучы әлмәтлеләргә эшкәртүгә тапшырылган чүп - чар өчен үсентеләр бирелде. Яшь җимеш агачлары – алма агачлары, кура җиләге һәм карлыган куаклары Әлмәт питомнигында үстерелгән.

Бүгенге көндә барлыгы 7 тонна макулатура җыелган.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса