Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Экология

Тимур Нагуманов Әлмәттә гомумшәһәр өмәләренең даталарын атады

Шәһәр халкын җыештыруга кушылырга чакырды.

Әлмәттә гомумшәһәр өмәләре 20 апрельгә һәм 18 майга планлаштырылган. Бу хакта район башлыгы Тимур Нагуманов үзенең телеграм-каналында хәбәр итте.

Санитар-экологик икеайлык Татарстанда 1 апрельдә башланды. Әлмәттә һәм районда урамнарны чистарту һәм төзекләндерү буенча берничә эш планлаштырылган. Иҗтимагый киңлекләрне тәртипкә китерүгә аерым игътибар биреләчәк.

Моннан тыш, квартал эчендәге территорияләрне кардан чистартырга, юлларны торгызырга, алардан пычрак һәм тузанны, ә яшел зоналарны чүп — чарны алып чистартырга ниятлиләр. Шулай ук балалар мәйданчыкларын ремонтларга, чүплекләрне бетерергә телиләр.

Су объектлары да игътибарсыз калмаячак. Шәһәрне һәм районны яшелләндерү эшен дәвам итәчәкләр. Май аенда ел саен «Агачны бергә коткарыйк» акциясе узачак, аның барышында икенчел чималга алмашка үсентеләр таратуны оештырачаклар.

"Хөрмәтле әлмәтлеләр, экологик икеайлыкка кушылыгыз! Шәһәрдәге чисталык өчен һәрберебез дә җаваплы!", - диде Тимур Нагуманов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса