Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Экология

Әлмәттә өмәләрнең кайчан узачагы билгеле булды

Татарстан республикасында санитар-экологик икеайлык башланды.

1 апрельдә, Татарстан республикасында санитар-экологик икеайлык башланды, аның төп максаты-чүплекләрне бетерү һәм кыштан соң территорияләрне төзекләндерү.

20 апрельдә һәм 18 майда беркетелгән территорияләрне чистарту һәм төзекләндерү буенча гомумрусия өмәләре узачак. Махсус эшләнгән чаралар планы нигезендә шәһәр учреждениеләренә ведомство карамагындагы территорияләрне норматив хәлгә китерергә кирәк булачак. Шулай ук санитар-экологик икеайлык кысаларында шәһәрне һәм районны яшелләндерү һәм су объектларының яр зоналарын, шул исәптән чишмәләрне чистарту буенча эшләр планлаштырылган.

Теләге булган һәркемне район өмәләрендә катнашырга чакырабыз. Һәрбер кешенең аз тырышлыгы да әйләнә тирә мохитне саклауда һәм шәһәр һәм районның иминлеген яхшыртуда зур үзгәрешләргә китерергә мөмкин, дип хәбәр итә Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте.

Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса