Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Экология

Татарстанда урман, дала һәм кырда яшәүче киек кошларга ау сезоны тәмамланды

Атып алынган ау ресурслары турында белешмәләрне рөхсәт алган урын буенча ау сезоны тәмамланганнан соң 20 көн эчендә тапшырырга кирәк.

 5 гыйнварда, Татарстанда урман кошларын этләр ярдәменнән башка аулау, шулай ук урман, дала һәм кырда яшәүче киек кошларны этләр ярдәмендә аулау буенча ау сезоны тәмамланды. Бу хакта ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хәбәр итә.

Шул ук вакытта ведомствода искәртүләренчә, «атып алынган ау ресурслары турында белешмәләрне рөхсәт алган урын буенча ау сезоны тәмамланганнан соң 20 көн эчендә тапшырырга кирәк».

Тиешле белешмәләрне тәкъдим итмәгән яки үз вакытында тапшырмаган очракта гражданин бер ел дәвамында теләсә нинди төрдәге ау ресурсын атарга рөхсәт ала алмаячак.

Дала һәм кырда яшәүче киек кошларны этләр ярдәменнән башка аулау, шулай ук су һәм сазлык-болын кошларына ау сезоны моннан бер ай элек – 5 декабрьдә төгәлләнде.

Киек кошларга ау сезоны 2 сентябрьдә ачылды. Дала һәм кыр кошларына - бытбылдык, күгәрчен, урман күгәрчене һәм соры урман тавыгы, урманда яшәүче киек кошларга тәлләтәвеч, суер, көртлек һәм боҗыр керә.

 

Фото: ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты

 

 

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса