Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Экология

Экология министрының беренче урынбасары бөтенроссия яшь геологлар олимпиадасында катнашучыларның проектлары белән танышты

Илнур Гобәйдуллин барлык катнашучыларга да уңышлар теләде.

Бу ял көннәрендә Әлмәттә «Кояшлы» сәламәтләндерү лагеренда яшь геологларның XIV олимпиадасы старт алды. Катнашучыларны экология министрының беренче урынбасары Илнур Гобәйдуллин сәламләде. Ул балалар белән аралашты, аларның идеяләрен һәм эшләнмәләрен бәяләде, проектларны алга таба тормышка ашыру буенча киңәшләр бирде. Бу хакта ТР экология һәм табигый ресурслар министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

"Мондый талантлы балалар белән танышу рәхәт. Мин барлык катнашучылар белән аралаштым, барысы да яхшылар! Яшь геологлар безгә үз проектларын күрсәттеләр, үз эшләре турында сөйләделәр, дөресен генә әйткәндә, кайберләре гаҗәпләндерде. Алар  тукталып калмаслар, өйрәнерләр һәм чын профессионаллар булырлар дип өметләнәм. Барысына да уңышлар телим, иң көчлеләр җиңсен", – дип билгеләп үтте экология министрының беренче урынбасары.

Катнашу өчен 40ка якын команда килгән. Татарстан исеменнән Казан, Чаллы, Азнакай, Әлмәт, Лениногорск, Актаныш һәм Түбән Кама районнарыннан килгән дүрт команда чыгыш ясаячак.

Фото: ТР экология һәм табигый ресурслар министрлыгының матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса