Әлмәттә шарлавыклы буаларда су агара
Баштарак әлмәтлеләр анда балыклар үлгәнен күргән иде.
Ни өчен шарлавыклы буаларда су агара? Борчылган кешеләр бу сорауны бирделәр. Бу хәлгә экология һәм төзекләндерү департаментында аңлатма бирделәр. Белгечләр фаразлавынча, суның төсе күптән түгел генә канализация агымнары сулыкка эләгү нәтиҗәсендә үзгәргән. Без бу очрак турында язган идек.
"Шарлавыклы буаларда ак төс яңгырдан соң чыкты. Бу 2 атна элек булган ташландыкның ләмгә төшүен аңлата. Шуңа күрә мондый реакция булды һәм суда ак төс барлыкка килде", - дип аңлатма бирде экология һәм төзекләндерү департаменты директоры Илдар Нәбиуллин.
Нәтиҗәлерәк булсын өчен, калдыкларны таркатуга ярдәм итүче препарат сатып алырга планлаштыралар.
"Пычраклыкны тизрәк тарката торган препарат сатып алу мәсьәләсе өстәмә рәвештә тикшерелә", - дип белдерде Илдар Нәбиуллин.
Шулай ук Илдар Нәбиуллин каскадта үлгән балыклар табылмавын, ә акчарлаклар үзләрен яхшы хис итүләрен һәм шул ук урында йөзүләрен хәбәр итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа