Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Экология

Прокурорлар Әлмәт районында туфракның нефть продуктлары белән пычрануын ачыклаган

Экологлар нефть продуктлары күләме буенча күрсәткечләрнең артуын ачыклаганнар.

Табигатьне саклау прокуратурасы хезмәткәрләре Әлмәт районында нефть продуктлары агызылганнан соң туфракның пычрануын теркәгән. Бу хакта "Татар-информ" га прокурорның өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.

Күзәтчелек ведомствосына бер ир-ат мөрәҗәгать итеп, Югары Мактама авылы янындагы торба үткәргечнең сүтелүе аркасында туфракның пычрануы турында хәбәр итә.

Күзәтчелек ведомствосы йөкләмәсе буенча экологлар  нефть продуктлары күләме буенча күрсәткечләрнең артуын ачыклаганнар.

Нефть продуктлары агып чыккан оешма җитәкчесенә хокук бозуларны бетерү турында тәкъдим ясалды.

Хәзерге вакытта пычранган участокта туфракның уңдырышлы катламын торгызу белән рекультивация үткәрделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса