Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Экология

Әлмәттә 9,5 тонна макулатура агач үсентеләренә алыштырылган

«Агачны бергә коткарыйк» акциясе узды.

Әлмәт халкы макулатура, ПЭТ һәм батареялар тапшырып, үсентеләр алды.

10 тоннага якын икенчел чималны әлмәтлеләр эшкәртүгә тапшырган. Экологлар «Агачны бергә коткарыйк» акциясенә йомгак ясадылар. Һәр 10 килограмм макулатура өчен катнашучылар  алма, кура җиләге яки карлыган үсентеләрен сайлап алган.

Үсентеләрне макулатурага алмаштыру өчен Әлмәткә хәтта Сарман районыннан да килгәннәр.

– Без ел саен уку елы башыннан алып, аны тәмамлаганчыга кадәр балалар, әти-әниләр белән макулатура җыябыз, - Ләшәү-Тамак мәктәбе директоры Ринат Дәүләтов.

"Агачны бергә коткарыйк" - бу традицион акция, аңа инде 9 ел. Ул елга ике тапкыр үткәрелә. Яз көне анда катнашучылар аеруча күп.  Чара  рәсми рәвештә иртәнге 9.00 сәгатьтә башланса да, әмма бер сәгать элек күрше йортлардан пенсионерлар 300 агачны алып киткәннәр иде инде.

- Бу юлы халык өчен алма агачлары үсентеләре әзерләдек. Безнең җәйге сортларыбыз бар: "Медуница", «Мечта», "Пионерская", шулай ук кура һәм карлыган үсентеләре, – дип хәбәр итте экология һәм төзекләндерү департаменты директоры урынбасары Дарья Орлова.

Макулатура өчен  катнашучылар 1300 алма агачы һәм 500 куак кура җиләге һәм карлыган алган. Иске кәгазьдән тыш, экологлар батареялар һәм пластик шешәләр дә алалар.

 Акциянең дүрт сәгате эчендә экология департаментына 500гә якын кеше килгән. Алар 9,5 тонна макулатура, 46 килограмм батарея һәм 20 килограммга якын пластик шешә китергән.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса