Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Экология

Агач утырту - изге һәм истәлекле гамәл

Җиңү бәйрәме алдыннан Әлмәт җирлегендә яшь үсентеләр утырттылар.

9 Май якынлаша, ветераннарга һәм сугышта катнашучыларның барысына да рәхмәт әйтү өчен һәркем бу бәйрәмне түземсезлек белән көтә. Җиңүнең 78 еллыгын бәйрәм итү кысаларында район урман фонды территориясендә «Хәтер бакчасы» халыкара акциясе оештырылды. Агач утыртуда шәһәр халкы, предприятиеләрнең яшь хезмәткәрләре, экоактивистлар һәм студентлар катнашты. Туган илебезнең азатлыгы өчен һәлак булганнарның исемнәрен мәңгеләштерүгә багышланган чара барышында 1,5 гектар мәйдандагы урман участогында 6000 ләп корычагач үсентесе утыртылды. 

 

Иртәгә кыямәт көне дисәләр дә, кулыңда булган үсентене утырт, диелә бер хәдистә. Агач утырту чыннан да бик кирәкле һәм саваплы гамәл. Чөнки утыртылган һәр агач табигатькә, кешеләргә, хайваннарга, кошларга, хәтта бөҗәкләргә дә файда китерә бит.
 

Әлмәт җирлегендә агач утырту акциясе 1 майда да дәвам итте. Бәйрәм көнендә «Алсу» микрорайонында урнашкан «Адымнар-Әлмәт» полилингваль гимназиясе янында район башлыгы Тимур Нагуманов, профсоюз оешмалары җитәкчеләре, волонтерлар бердәм команда булып эре агачлар утырттылар. Ринат Галиев урамында барлыкка килгән яңа аллеяны 119 пирамидаль тупыл һәм 26 декоратив алмагач бизәп торачагы да билгеле булды.

Резеда Исмәгыйлева

 

Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса